erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада туристлар өчен кызыклы урыннар

Казаннан төньяк-көнчыгышта Идел елгасы ярында Казан арты яки Казанның тылы («Заказанье») урнашкан.

Татарстанда Арчаны шулай дип  атыйлар. Казан ханлыгы чорында Арча 13 гасырда Батый хан нигез салган Төньяк тыл форпосты булган. Рус елъязмаларында ул беренче тапкыр 1497 елда искә алына. Әмма Х гасырда, археологлар сүзләренчә, Казанка елгасы бассейны татар халкының ата – бабалары — болгарлар тарафыннан ныклы үзләштерелгән булган, ә хәзерге Арча районы территориясендә таш гасыр чорыннан ук кешеләр яшәгән. 17 гасыр башында Арча рус ныгытмасына әверелә, 18 гасыр ахырына Казан өязе шәһәре статусын ала. Аннан соң төрле елларда Арчаның статусы үзгәреп тора: авыл да, зшчнеләр бтистәсе дә, зшчеләр поселогы да була.  2008 елда Арча янә шәһәр статусын ала. 

Арча шәһәренә җәмәгать транспортында да, шәхси транспортта да барып җитәргә мөмкин. Казаннан 60 чакрым ераклыктагы Арча станциясе Татарстан, Удмуртия һәм Киров өлкәсенең 72 станциясе белән электричкалар белән тоташтырылган.

Туристлар өчен Тукайның туган ягында карар, ял итәр өчен урыннар шактый.

Арчадагы “Әлифба” музее

Арча педагогика көллияте бинасында урнашкан.

Музей 1999 елда оеша, ә 2001 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музее буларак эшли башлый. Музей үзенең фәнни эчтәлеге һәм оригиналь булуы белән аерылып тора. «Әлифба» музееның бөтен дөнья халыкларының язу системасы барлыкка килү һәм аның борынгы вакыттан алып хәзерге көнгәчә үсешен күрсәткән бай фонды бар. Музейның бу фонды хәзер 1300дән артык данә  экспонаттан тора.

Кушлавычтагы Тукаевлар музей-йорты

Кушлавычта, Габдулла Тукайның туган нигезендә урнашкан. Бүгенге көндә Тукаевларның музей-йорты Кырлайдагы Г. Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы филиалы булып тора. 

Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шагыйрь эзләре калган сукмаклар авылда әле дә саклана. Аларның берсе Тукай мемориаль комплексына алып килә. Музейга берничә юл илтә. Туры сукмактан, бөдрә каеннар утыртылган юлдан да барып була. Музейга кунакка килүче һәркем биредә агач утыртып калдыра, һәм музейга бу юлдан да керергә мөмкин. Музей каршында безне Тукай һәйкәле каршы ала. Әйтерсең, шушы йортка керер алдыннан Тукай ял итәргә уйлаган.

Гөберчәктәге Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев музее

Арча районы Гөберчәк авылы – бөтендөнья татарлары өчен таныш авыл. Чөнки бу авылда Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт ага Мәһдиев туган. Язучының иҗади мирасы барланып, мәгълүматлар тупланып, туган авылында, төгәлрәк әйтсәк, туып-үскән йорты янәшәсендә агач бина төзелеп, 2000 елның 6 июлендә музее ачылды.

“Казан арты” музее

Биредә Арча районының гына түгел, татар халкының үткәнен чагылдырган материаллар, экспонатлар күрергә мөмкин.

Әдәбият һәм сәнгать музее

Биредә районнан чыккан язучы, әдипләрнең иҗаты, шулай ук Гражданнар сугышы елларында ук дөнь күргән иҗади әсәрләр урын алган. Арчаның мәдәни тормышы белән дә танышырга мөмкин.

Казан-Су паркы

Шәһәрдәшләребез һәм килгән кунакларга ял итү өчен яхшы урын. Саф һавада, чиста һәм заманча төзекләндерелгән киңлектә йөрергә, уйнарга, спорт белән шөгыльләнергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев