erid:2VtzquqpS7d
Арчада уракны башладылар
Арча яңалыклары

Арчада уракны башладылар

Хәерле сәгатьтә!

Бүген “Яңарыш” ширкәте комбайнчылары көзге бодайны урып суга башлады. Эшне башлар алдыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнулов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, “Яңарыш” ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков механизаторларга исән-сау булып, мул уңыш вәгъдә иткән уңышны җыйнап алуларын теләделәр.

Харис хәзрәт, дога укып, хәер-фатихасын бирде.

Хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков комбайнчыларга премияләр тапшырды.

Менә комбайннар бер-бер артлы тезелешеп кузгалып киттеләр. Хәерле сәгатьтә!

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев