Арчада үзәк чыршы янында
Яңа елны бәйрәм итеп каршы алдык
Әле генә иске елны төгәлләп, яңа елны каршы алырга әзерләнеп йөргән идек. Вакыт тиз барамы, каникуллар белән көннәрнең яшен тизлегендә үткәне сизелмәдеме, шул арада искечә яңа елны каршы алу көне дә килеп җитте һәм узып та китеп бара.
Бу көннең тагын бер ягы бар - ул үзәк чыршыны ябу тантанасы да. Ярты ай дәвамында биредә авыл җирлекләренә караган мәдәният учреждениеләре халыкның, балалар бакчалары коллективлары балаларның күңелен күрде. Җыр, бию, музыка тынмады. Көн дә диярлек кунакка Кыш бабай белән Кар кызы килде.
Аннан яңа ел бәйрәмнәре аллы-гөлле утлары белән дә үзенә тартып, күңелләрне сөендереп тора. Һәр оешма, предприятие, учреждение, мәктәпләр, балалар бакчалары территорияләрен кардан фигуралар, төсле утлар белән бизәгән иде. Кайбер хуҗалар йортлары янын да матурлаган. Искечә яңа елны каршы алу, үзәк чыршыны ябу тантанасы ул - алар арасында оештырылган бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне билгеләү көне дә.
Искечә яңа елны каршы алу бәйрәменә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов та килде, халыкны яңа ел белән котлады, бәйге җиңүчеләренә сертификатлар тапшырды.
- Озакка сузылган каникуллар ял итүләр, күңел ачулар, кар көрәүләр белән үтеп китте. Эш көннәре башланды. Барыгызга да сәламәтлек, исәнлек телим. Яңа елда яңа уңышлар сезгә, - диде район башлыгы. - Шәһәребезне, авылларны чын кышкы әкияткә әверелдергән кешеләрнең барысына да чиксез рәхмәтемне белдерәм.
Җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң сәхнәгә бер-бер артлы үзешчәннәр күтәрелде.
Бәйрәм өчен рәхмәт. Яңа ел илебезнә тынычлык, һәр гаиләгә уңышлар, иминлек, һәрберебезгә бәхет, шатлыклар алып килсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев