Арча шәһәрендә яшәүчеләрне шәһәр мохитен үстерүгә җәлеп итү максатыннан «Алгарыш» яшьләр үзәге волонтерлары арчалыларга 2027 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен сайлау мөмкинлеге турында сөйләде.
Чара барышында волонтерлар урамнарда буклетлар таратып, гражданнар белән әңгәмәләр корды. Алар шәһәр мохитенең уңайлылыгы, җәмәгать киңлекләренең әһәмияте турында аңлатып, һәр кешенең фикере мөһим булуын ассызыклады. Шул ук вакытта шәһәр халкын алда торган проектлар белән таныштырып, актив катнашырга чакырдылар.
Мондый чаралар җәмгыятьтә җаваплылык хисен арттыруга, уртак киңлекләргә карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә. Шәһәр мохитен яхшырту процессы бары тик уртак тырышлык нәтиҗәсендә генә нәтиҗәле була ала дигән фикер тагын бер кат раслана.
Мондый чаралар иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү "Тормыш өчен инфраструктура" илкүләм проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты буенча алып барыла
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев