Арчадан Динар Мәгъсүмов Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак
Балаңның, оныгыңның уңышларын күрү һәр ата-ана, әби-бабай өчен зур шатлык. Яңа Кенәрдә туып-үскән Динар Мәгъсүмов Сабада алты районның аграр көллиятләре студентлары арасында узган конкурста беренче урынны алган! Арча егете Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак!
Безгә бу турыда Динарның әтисе Илнар хәбәр итте. Һәм без аларны редакциягә кунакка чакырдык. Илнарның үзе белән күптән таныш без. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач хуҗалыкларда агроном булып эшли, хуҗалык җитәкчесе дә булды, төрле җаваплы эшләр башкарды. Хәзер үз эше белән мәшгуль.
Динар беренче күрүдә үк уңай тәэсир калдырды, төпле үз фикере булган егет. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Шуңа игътибар иттем, сүз арасында гел Сәлмән бабай дип искә алалар.
– Кечкенәдән Сәлмән бабасы белән булды инде ул, – ди Илнар. – Беренче онык булгангамы, бигрәк якын итте инде ул аны. Беренче урынны алганын белгәч аның сөенгәнен күрсәгез!
Ә Сәлмән бабасы “Сельхозтехника“ бүлекчәсендә шофер, аннан соң эретеп ябыштыручы булып эшләгән. “Без бала вакытта аңа ияреп йөрдек“, – ди Илнар. Динар үскәндә бабай ялда була инде. Үзләренең машиналары, трактор, эретеп ябыштыру җайланмасы бар. Бабай шулар белән мәшгуль, онык – бабай янында. Бабай һөнәрләрен кечкенәдән үзләштерә ул. Яңа Кенәрдә хоккей бик көчле еллар, Динар да шунда, оста һөҗүмче, төрле турнирларда җиңүләр яулыйлар.
Техниканы кечкенәдән биш бармагы кебек белеп үскән егет урта мәктәпне тәмамлагач Сабадагы лицейга укырга керә, быел дүртенче курста укый, булачак механик. Техника дөньясында суда йөзгән кебек йөзә егет. Конкурсларда җиңүләр яулый. “Укытучым Илназ Ибәтуллинга, директор Закирҗан Бикмөхәммәтовка зур рәхмәт, ярдәм итәбез дип кенә торалар“, – ди Динар.
Практикага үзебезнең районга кайта, Ташкичүдә печән, салам пресслый, Шурабашта сенаж, ашлык ташыды. “Кишет“тә “К-700“ тракторы белән җир эшкәртте. Ә Сәлмән бабасы гел хәлен белеп тора, киңәшләрен бирә. Динар үзе дә телефоннан кирәкле мәгълүматны эзләп таба, техниканы ясаган заводлар белән элемтәгә керә.
Быелгы конкурс ике көн барган, 6 модуль буенча имтихан тотканнар, тапшырулар тарт-масын сүтеп, төзексез урынын табып, яңадан җыеп куярга да туры килгән. Монда да иң күп баллны Динар җыйган.
– Киләчәккә планнар ничек? – дип сорадым Динардан.
– Укуны әйбәт кенә тәмамлап, югары уку йортына керергә, инженер белгечлеге алырга инде, – диде ул. Хыяллары тормышка ашсын, булдыра торган егет Динар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев