erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчага Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов кайтты

Булачак студентлар белән очрашу узды

Очрашу Арча сәнгать мәктәбендә үтте. Җитди, кызыклы һәм файдалы  сөйләшүдә Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, район башлыгы Илшат Нуриев, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов һәм мәктәпләрдән килгән булачак студентлар катнашты.

Медицина уку йортына укырга теләге булган 11нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары башта поликлиниканың 3нче катындагы залга җыелдылар. 40лап укучы. Анда алар баш табиб Рифат Идрисов, реаниматолог Ринат Урманов, невролог Азат Вафин белән очраштылар.

Табиблар укучыларга медицина һөнәре турында сөйләделәр. 6нчы курс студенты Солтан Хәйруллин үзе укыган Казан дәүләт медицина университеты турында сөйләде. Аннан соң укучылар Арча үзәк хастаханәсе белән таныштылар. Арча сәнгать мәктәбендә чәйләп алгач, ректор Алексей Созинов һәм район башлыгы Илшат Нуриев белән очраштылар.

"Медицина уку йортын тәмамлаган студентларның 93 проценты үз һөнәре буенча эшли. Бу нормаль күренеш", - диде ректор Алексей Созинов. Димәк, медицина уку йортын тәмамлап та, медицина өлкәсендә эшләмәүчеләр бар. Һәм ректор медицинаның нинди фән икәнен дә әйтеп үтте. "Медицина ул чирләрне дәвалаучы фән түгел, - диде. - Медицина ул сәламәтлек, сәламәтлекне саклау һәм сәламәтлекне ныгытучы фән".Файдалы һәм эчтәлекле очрашу булды ул. Соңыннан ректор Алексей Созинов Арча үзәк хастаханәсе поликлиникасында һәм стацианарында булды. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре