erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчага республика ветераннары килде

Районда зур чара булды.

Татарстан Республикасы ветераннар советы белән Арча районы ветераннар советының пленар утырышы булды. ТРның ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков кайтты. Республиканың ветераннар советлары рәисләре, актив ветераннар Арчага килде.

Иртәнге сәгать 8дә Арчаның 6нчы мәктәбендә иде инде алар. Чәйләп алгач, мәктәп тормышы белән таныштылар. Яшь буынны тәрбияләүдә гаилә кыйммәтләре, милли йолаларның әһәмиятен күрделәр. Җыелуның максаты да шул иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде. Кунаклар спортзалда да булдылар. Чемпион көрәшчеләр Искәндәровлар, аларның бабасы белән күрештеләр. Мәктәпнең спорт тормышы белән кызыксындылар. Аннан Казансу паркында, Казан арты музеенда, мәдрәсәдә, Җиңү паркында булдылар. Ахырдан район мәдәният йортында утырыш булды, актив ветераннар котлап үтелде. Утырыш алдыннан 50 ел бергә яшәгән, дүрт бала тәрбияләп үстергән Штерә авылыннан Сания һәм Данис Гыйззәтоваларны ЗАГС хезмәткәрләре белән берлектә алтын туйлары белән котладылар.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре