erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар, бәлки, белеп бетермидер?

Гошер садакаларыбыз кабул булсын

Гошер – су сипмичә үстереп алган уңышның уннан, хезмәт куеп үстерелгәненең егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул.

Көз айлары җитү белән, бакчаларда мул итеп уңыш өлгерә. Шул уңышның бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирү ислам динендә яхшы гамәл булып санала һәм гошер дип атала.

Аны кемгә бирергә? Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару бик саваплы. Элек-электән мәдрәсә шәкертләренә дә биргәннәр. Әгәр туганнары мохтаҗ булса, аларга да ярый. Ихлас күңелдән эшлисең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа аларны икеләтә арттырып кайтара.

Гошер сәдакасын бирүнең билгеле бер вакыты юк. Әмма, гадәттә, аны көз көннәрендә, уңыш җыеп алынгач та бирергә тырышалар. Көзнең кайсы аенда да ярый. Көз көнендә генә түгел, икенче уңыш өлгергәнче теләсә кайсы вакытта тапшырылса да, кабуллардан булыр. Һәм яшелчә, җиләк-җимешнең үзен генә түгел, ә алардан әзерләнгән кайнатмалар, салатлар рәвешендә бирергә дә була. Алай яхшырак та әле, чөнки озак вакыт саклап була.

Безнең районда гошер сәдакасы җыю ничек бара? Бу хакта без Үзәк мәчеттән мөхтәсиб ярдәмчесе Надир хәзрәт Гатауллин белән сөйләштек.

– Авылларда җыялар, ә Арчаның үзендә китерүче юк. Бүгенге көнгә 30 тоннадан артык яшелчә, җиләк-җимеш тупланды инде. Анда тозлаган яшелчәләр, кайнатмалар, салатлар да бар.

– Надир хәзрәт, сез ул җыелган әйберне кемнәргә тапшырасыз яки кайларга урнаштырасыз?

– Үзебезнең райондагы мохтаҗларга өләшәбез, Казан мәчетләре һәм мәдрәсәләрендәге шәкертләргә җибәрәбез, бер өлешен үзебездә  калдырабыз. Гошер садакасы – җирдә үстерелгән, көндәлек тормышыбызда ризык итеп куллана торган үсемлек, азык-нигъмәтләреннән уннан бер өлешне бирү ул. Аны безнең җирлектә, гадәттә, мохтаҗ кешеләргә, мәчет-мәдрәсәләргә тапшыралар. Шулай ук бу сәдаканы фәкыйрь, мескен, ятим кешеләргә, гыйлем алу юлындагы шәкертләргә, ялгыз яшәүче әби-бабайларга бирергә мөмкин. Пәйгамбәребез мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм мөбарәк хәдисендә: “Сәдака малны киметмәс”, – дигән. Хәләл кәсеп һәм хәләл ризыклар белән ризыкланып, Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылып яшәүләребез насыйп булса иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Алда әйтелгәнчә, гошер сәдакасының билгеле бер күләме билгеләнгән. Ул нәкъ шуның кадәр тапшырырга тиеш, дигәнне аңлатамы?

–  Ун капчык бәрәңге җыеп ала икән, бер капчыгын гошер сәдакасы итеп бирергә диелә. Тик ул мәҗбүри түгел. Кем күпме тапшыра ала. Үзенең мөмкинлегенә карый.

– Арча халкы гошер сәдакасы китерми, дидегез. Авылларда ул оештырылган, кая китерәсе дә билгеле. Ә арчалар, бәлки, белеп бетермидер?

– Гошер сәдакасын Үзәк мәчеттә җыябыз. Көн дәвамында китерергә мөмкин. Кабул итеп алабыз.

– Нәрсәләр алып килергә була?

– Бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, тозлаган, кайнаткан әйберләр, кышка дип ясаган салатлар – барысын да китерергә мөмкин.

Гошер сәдакасын биреп, без ярдәмгә мохтаҗ булганнарга шатлык өләшеп тә саваплы булабыз. Аллаһ Тәгалә барыбызга да исәнлек-саулык бирсен, бәла-казалардан сакласын, биргән гошер садакаларыбызны кабуллардан кылсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре