Арчалар кайда да сынатмый
Киләсе ярышлар армреслинг (кул көрәше) буенча Түбән Камада үтәчәк.
Махсус хәрби операция ветераннары арасында Татарстан Республикасы Рәисе Спорт кубогына ярышларның тагын ике туры үтте.
Беренче ярыш йөзү буенча булып, анда Арчадан Илһам Шәфыйков үз категориясендә икенче урынны яулаган иде.
Сабада махсус хәрби операция ветераннары өстәл теннисы буенча көч сынашты. Арчалар кабаттан үзләренең уңышлары белән куандырды. Рамил Нуриазданов үз номинациясендә җиңүче булды. Румис Асадуллин “Сәламәтлекләре буенча начар күрүчеләр” номинациясендә икенче урынны яулады. Шул ук номинациядә Илһам Шәфыйков өченче булды. Илһамның бу икенче җиңүе! Йөзү буенча да ул үзенең көчле рухлы, нык характерлы булуын раслаган иде.
Ярышларның өченче туры Казанда “Урам” экстрим паркы мәйданчыгында үтте. Ачылышында Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев катнашты. Бөтен Татарстаннан илледән артык ветеран килде. Ул көнне нард буенча турнир узды. Арча районыннан Динар Абдуллин төп призерларның берсе булды.
Киләсе ярышлар армреслинг (кул көрәше) буенча Түбән Камада үтәчәк. Аларның төп максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларны спортка тарту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев