Арчалар Казанда да җиңү яулый
Котлыйбыз!
22-24нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә "Олимпиец" спорткомплексында 2008-2009нчы елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә татарча көрәш узды. Арчаларның бу көрәштә катнашуы һәм 43 команда арасында 8 нче урын алуы турында кичә яздык. Пошалым егете Илсаф Йосыпов 90 кг.да 3нча урынны алды. Һәм тагын арчалар уңышы турында дәшми калып булмый. Безең Арча көрәшчеләре арасында Казанның "Зилант" командасында көрәшүчеләр бар. Чөнки алар Арча районында мәктәпне тәмамлап, Казанда укуларын дәвам итә. Наласадан Әнгам Мөхетдинов Зилант командасында катнашты һәм 60 кг да 2нче батыр калды. Арчада тренеры Рәис Галиев иде. Беренче треннры - Таһир Лотфуллин. Әнгам Казан энергетика көллиятендә 1нче курста укый. Хәзер тренеры Илмир Төхвәтуллин. Казан Зилант көрәш командасы белән чыгыш ясый.
70 кг да шулай ук "Зилант" командасында Арча районы егете Марат Нуриев көрәштә яхшы нәтиҗә күрсәтте - 3нче урын. Арчаның 6нчы мәктәбендә укыды. Хәзер Казан энергитика көллиятендә укый. Тренеры Фәнил Һидиятуллин иде. Әнә шундый батыр Арча көрәшчеләре көрәшкән Зилант командасы 43 команда арасында 1 нче урынны алды. Молодцы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев