Арчалар Кукмарага барды
Арча районы мәгариф профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) әгъзалары Кукмара районына тәҗрибә уртаклашырга барды.
Башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре, ветераннар яхшы, зур автобуста эшлекле сәяхәткә чыктылар.
Башта Социалистик Хезмәт Герое Камил Шакиров исемендәге Зур Сәрдек авылы гимназиясендә булдылар. Авылның исеме җисеменә туры килә дигәндәй, авылның озын урамы буйлап шактый бардык. Гимназиядә алты авылдан килеп укыйлар. Татар гимназиясе. Бинага яхшы ремонт үткәрелгән. Укыту татар телендә. Гимназия үз укучылары белән горурлана. Шактый күп шәхесләр чыккан.
Арчалар гимназия тормышы белән танышканнан соң Кукмараның 7нче "Кыңгырау" балалар бакчасында, музейда булдылар. Юл уңаеннан Кукмара итекләре, савыт-сабасы, киемнәре кибетләренә дә керделәр.
Тарихка күз салсак, бу турыда Кукмараның туган як музеенда сөйләделәр, Кукмара киез итек-киез комбинатының оешуы "Бертуган Комаровлар"га барып тоташа. Бертуганнар үз эшчәнлекләрен XIX гасыр ахырында башлап җибәрәләр. Алар, җирле халыктан йон сатып алып, фабрикада аны махсус машиналарда тетәләр һәм өйдә эшләүчеләргә биреп, итек бастыралар, үз келәймәләрен (тамга) куялар.
Кукмаралар, молодец халык, бү эш бүген дә дәвам итә, чәчәк ата. Кибетенә керсәң, андагы товарны карап бетереп булмый. Һәм тагын Кукмара металл савыт-сабалар заводы (әлеге завод 1743 елдан бакыр эретү заводы буларак билгеле), Кукмара тегү фабрикасы халыкны эш белән тәэмин итүче эре предприятиеләрдән санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев