erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар махсус хәрби операция зонасына банкалы вареньелар җибәрде

Арчада “Обещаю вернуться” (“Кайтам”) акциясе старт алды.

Ул нәрсәне күз алдында тота? Шул проект кысаларында махсус хәрби операция барган зонага кайнатмалар (вареньелар) җибәрү планлаштырыла. Тик аның хикмәте кайнатмада гына түгел. Эчендә тирән мәгънә ята.

Барыгыз да хәтерлидер инде, гадәттә, әниләр, әбиләр күчтәнәчкә банкада  каймак, кайнатма биреп җибәрә. Ә банкасын ташларга ярамый, кайтарып бирергә кирәк. Бу үзенчә гаилә традициясе. Әлеге акция шушы матур традицияне искә төшерү мәгънәсендә оештырылган. Кайнатмасын ашагансың икән, банкасын үзең белән алып кайт. Ягъни “Кайта күр. Без синең җиңү белән кайтуыңны бик-бик көтәбез”.

– Бу республика күләмендәге акция. Инициаторы Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы. Аны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе күтәреп алды. Аңа безнең шәһәр мәктәпләре дә кушылды, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Лия Ильина. – Әлеге акциянең мәгънәсе, максаты – үзләре белән бергә буш банкаларны кире алып кайтуларын теләп, солдатларга өйдәге җылылыкны, рәхәт мохитне җибәрү. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре белән бергә шәһәр мәктәпләренә йөреп чыктык, укучыларга әлеге акциянең әһәмиятен аңлаттык. Балалар белән бергә алар алып килгән кайнатмалы банкаларны матур итеп бизәдек, акция логотипларын ябыштырдык. Шәһәрнең бар мәктәбе дә активлык күрсәтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Безнең бишенче гимназия дә бу акциягә актив кушылды, – диде Арчаның бишенче гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ильфира Вәлиева. – Балалар кибеттән сатып алып банкаларда кайнатмалар алып килде. Аңа этикеткалар ябыштырдык, бизәдек, өстен каплап, бау белән бәйләдек. Моннан тыш укучылар 23 февраль белән котлап солдатларга бик күп хат язды, коллективтан акча җыеп тапшырдык, әти-әниләр ярдәм итте, шәхси гигиена әйберләре, эчке термокием, башлыклар, сабыннар, чәйләр алдык.

Лия Ильина әйтүенчә, 17 февраль көнне гуманитар йөк белән ике көн эчендә тупланган 350 банка кайнатма да киткән. Исән-сау булып, банкаларны кире алып кайтып тапшырырга язсын, егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев