Котлыйбыз
Кичә, 5 гыйнварда Олы Әтнәдә чаңгы сезоны ачылган. Шуның кысаларында биредә чаңгы ярышлары үткәрелгән.
Безнең районнан да чаңгычылар көчләрен һәм җитезлекләрен сынап караган.
10 яшькә кадәргеләр 1 километрга узышкан. Сөләйман Бәйрәмов беренче урынны яулаган.
14 яшькә кадәрге кызлар да 1 километрга чапкан. Сафия Бәйрәмова беренче, Лиана Бәйрәмова өченче килгән.
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылган, дип хәбәр итә Арча спорткомплексы (фото да шуннан алынды)
Нет комментариев