Арчаның 6нчы мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына ярдәм итә
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел
Арчаның 6нчы мәктәбе Җиңү волонтерлары илебез тарихына битараф түгел. Илебез халкы Бөек Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үтәргә җыенган көннәрдә алар исән булган Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарының өйләрендә булып, аларга йорт эшләрендә булышты. Шулай ук алар шәһәр зиратында каберләрне чистартты.
“Ветераннар безгә сугыш елларында күргән авырлыклары турында сөйләде. Без әби-бабаларыбызның күргәннәре, аларның тормышы турында белергә һәм алар турында кайгыртырга тиеш. Безнең өчен бу авыр түгел. Алар өчен бу бик мөһим! – дип сөйли 9А сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Г.Гыйльметдинова).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев