erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 7нче мәктәбендә бик дулкынландыргыч очрашу булды. Күзләр яшьләнде...

Арчаның 7нче мәктәбе директоры Фәнил Һидиятуллин.

Арчаның 7нче мәктәбенә очрашуга Төбәк Чокырча авылында яшәүче Дима Кәримов белән Рамил Гатауллин килделәр. Алар икесе дә махсус хәрби операциядә хезмәт итәләр. Ялга кайтканнар. Икесе дә шушы мәктәпне тәмамлаган. Рамил тракторда эшләгән. Ә Дима төрле эштә. Балта остасы идем, ди. Ленинградта хәрби очучылар әзерләүче училищеда укыган.

Туган мәктәп... Мәктәп капкасыннан килеп керүгә җылы итеп каршы алдылар. Директор Фәнил Фәнисович үзе дә шунда иде. Завуч Рәмзия Галимова Дима Кәримовның сыйныфташы булып чыкты. Кочаклашып күрештеләр. Мәктәпкә килеп кердек. 5кә генә укыган Дима үзенең укыган класс бүлмәсе яныннан тыныч кына үтеп китә алмады. Бүлмәгә керде. Үзенең партасына - иң соңгы партага барып утырды. Балалар сырып алды үзен...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чаралар залында инде укучылар сугышчыларны көтәләр иде. Башта бик матур концерт булды. Укучылар Ватанга тугрылык, мәхәббәт турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Аннан сугышчылар сүз алды. Алар әти-әнинең, укытучыларның сүзен тыңларга, яхшы укырга, иптәшләрне ихтирам итәргә, илгә лаеклы егетләр һәм кызлар булып үсәргә өндәделәр. Балалар да аптырап калмады, берсеннән берсе кызыклы сораулар бирделәр.

Анда хәрби операциядә иң зур техника нинди? "Урал" машинасы, диде Рамил абыйлары. Ни өчен немецлар "Катюша"дан курыккан дигән сорау да бирделәр. Монысы еракта калган Бөек Ватан сугышы турында иде. 15-20 секунд эчендә Катюша 8 км ераклыкка 16 снаряд җибәрергә сәләтле була. Ул 1941 елның 14 июнендә беренче тапкыр кулланыла. Шуңа да немецлар Катюшадан курка. Ахырдан бергәләп "Россия - без синең балаларың" дигән җырны җырладылар. Очрашу тәмамлангач та, балалар солдат абыйларын сырып алдылар, төрле сораулар бирделәр, без сезнең белән горурланабыз, очрашуга тагын килегез, диделәр. Ә урамда шаулап-гөрләп яңгыр яуды. Урамга чыктык. Җылы яңгыр... Ничектер күңелгә рәхәт булып китте. Сугышчылар да балалар белән очрашудан дулкынланган иделәр. Аларны ихтирам итәләр, аларга Герой итеп карыйлар... Ил алдында, Ватан алдында сынатмаска иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре