erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның алтынчы мәктәбендә укучылар белән профилактик әңгәмә узды

Арчаның алтынчы мәктәбендә укучылар өчен сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик очрашу оештырылды.

6 нчы февральдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсенең өлкән инспекторы Алсу Хидиятуллина һәм Арча районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең бүлекчә начальнигы Энҗе Мөхәммәтҗанова 7 нче сыйныф укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Очрашуның төп максаты – укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр мохитендә хокук бозуларны булдырмау һәм җәмгыятьтә куркынычсызлык культурасы тәрбияләү булды. Әңгәмә барышында Алсу Хидиятуллина тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләр куллануның кеше сәламәтлегенә китерә торган зыяны турында искә төшерде, әлеге начар гадәтләрнең үсеп килүче организм өчен аеруча куркыныч булуын аңлатты. Шулай ук ул укучыларны аларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды, законны үтәүнең мөһимлеген ассызыклады.

Үз чиратында, Энҗе Мөхәммәтҗанова балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең әһәмияте турында сөйләде. Ул юлларда, җәяүлеләр кичүендә һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклегенә аерым тукталды, балалар өчен автотранспортта махсус тоту җайланмаларын куллануның мәҗбүрилеген һәм аларның тормыш иминлеген тәэмин итүдәге ролен аңлатты.

Әлеге профилактик очрашу укучыларда җаваплылык хисе тәрбияләүгә, сәламәтлекне һәм иминлекне саклауның җәмгыять өчен мөһим кыйммәт булуын аңлатуга юнәлдерелгән әһәмиятле чараларның берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев