erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның беренче номерлы «Салават күпере» исемендәге балалар бакчасында «Икмәк кадерен белик» дип исемләнгән атналык булды

Ипи тормышның нигезе.

Икмәк– кеше тормышының туклык, иминлек һәм муллык билгесе. Икмәктән башка без тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул һәркемең яшәү чыганагы, аның кыйммәтен бернәрсә белән дә үлчәп булмый. Җир йөзендә күпереп пешкән икмәктән дә тәмлерәк тагын нинди ризык бар икән! Ә бит икмәк безнең табынга килгәнче күпме хезмәт куела, тир түгелә. Менә шуның өчен дә бик кадерле һәм изге ул. Бакчабызның һәр төркемендә "Икмәк- тормышның нигезе" дигән темага әңгәмәләр , күзәтүләр үткәрелде. Әти-әниләр балалар белән бергәләп тозлы камырдан икмәк ризыклары, тегермән һ.б. әйберләр ясап алып килделәр. "Икмәк - табын кояшы" дигән кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырдык. Безнең максатыбыз балаларны кече яшьтән башлап икмәккә сак караш тәрбияләү, икмәкнең әһәмиятен аңлату, ипи үстерүдә катнашучыларның хезмәте турында белемнәрен ныгыту.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тәрбиячеләр: Зиннәтова Г.Б. Гәбделбәрова Ә.Р. Сәгыйтова Г.Ф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев