erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның бишенче гимназиясе кунаклар кабул итте

Арчаның 5нче гимназиясендә мәктәп директорлары киңәшмәсе үтте – кунаклар гимназия укучыларының уңышлары, иҗади һәм спорт казанышлары белән танышты, дәресләрдә һәм күргәзмәләрдә катнашты, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашкан һәм яраланып кайткан егетләргә багышланган стендларны карады.

Беренче катта экран аша гимназия тормышына багышланган фильмны караганнан соң, кунаклар балаларның рәсемнәреннән торган “Тукай аланы” аша актлар залына узды. Гимназия директоры Ирек Исмәгыйлев, аларны сәламләп, киңәшмәне ачып җибәрде. Аннан соң катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, дәресләргә һәм мәктәп буенча экскурсиягә юл тотты. Беренче тукталыш – укучыларның җиңүләре, уңышларына багышланган күргәзмә. Алар белән кунакларны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илфира Вәлиева таныштырды.

“Республика буенча фән олимпиадаларында укучылар төрле фәннәр буенча җиңүче булдылар һәм призлы урыннар яуладылар, – дип сөйләде ул. – Фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашалар, республика күләм Габдулла Тукай, районара Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов укуларында призлы урыннарыбыз бар. Безнең мәктәпне тәмамлаган укучыбыз Айсылу Абдуллина Халыкара татар сүзе бәйгесендә өченче урын алды. Иҗат белән шөгыльләнүче яшьләребез күп. Гимназия командасы “Тархан” телевизион бәйгесендә катнашып, финалга чыкты”.

Бүгенге көн геройлары – махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр дә игътибар үзәгендә. Аларга багышлап гимназиядә махсус стенд ясаганнар. “Бүгенге көндә безнең мәктәпне тәмамлаган алты егет алгы сафларда хезмәт итә. Алар – Искәндәр Әхмәдиев, Фәннур Исмәгыйлев, Нияз Сафиуллин, Нияз Нигмәтҗанов, Нияз Ахунов, Радик Галимуллин. Кызганыч, дүрт егетебез – Айнур Антонов, Илья Маштанов, Рәшит Нагуманов, Рамил Галимов илебезне яклап һәлак булды”, – дип сөйләде Илфира Вәлиева. 

Аннан соң кунаклар спорт залына узды. Монда шулай ук махсус хәрби операциядән яраланып кайткан егетләр өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. Алар тренер Нияз Гатауллин белән волейбол, өстәл теннисы түгәрәкләрендә шөгыльләнә. Бу көнне алар утырып волейбол уйнап күрсәтте.

Гимназия укучыларының район, республика спорт ярышларында яулаган уңышлары да санап бетергесез. Баскетбол, волейбол командалары (тренерлары – Наил Гыймадиев, Ильяс Абдрахманов) һәрвакыт призлы урыннар яулый. Күптән түгел узган “КЭС-баскет” Бөтенроссия чемпионатының район ярышларында кызлар командасы өченче, егетләр командасы беренче урын яулаган, ә 11нче сыныф укучысы Илназ Бариев “Иң яхшы уенчы” дип танылган.

Милләтебезнең йөзек кашы булган көрәшкә дә зур игътибар бирәләр гимназиядә. Тренер Рамил Хәкимҗанов җитәкчелегендә яшь көрәшчеләр югары нәтиҗәләргә ирешәләр. 9нчы сыйныф укучысы Руслан Әхмәтҗанов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына үткәрелгән көрәш ярышларында үз үлчәү авырлыгында беренче урынга лаек булган.

Шулай ук шахмат, кул көрәше, теннис, бадминтон белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган. 10 сыйныф укучысы Самира Гайнетдинова, мәктәпне тәмамлап чыккан Гөлия Сабирова – шахмат буенча район ярышлары җиңүчеләре. Укучылар хоккей, футбол, регби, йөзү белән дә актив шөгыльләнә.

Гимназиядә укучылар калфаклар, түбәтәйләр дә чигә икән. Аларны бу хезмәт серләренә дәрестән тыш вакытларда инглиз теле укытучысы Әлфия Сабирова төшендерә. Өченче катта оештырылган күргәзмәдә директорларга аларның эшләре белән танышу мөмкинлеге тудырылган иде. Аннан соң хезмәт укытучысы Ләлә Ибраһимова “Хезмәт кунакханәсенә” дәште.

Киңәшмәдә катнашучылар инглиз теле укытучысы Айгөл Галиева татар теле укытучысы Гөлүсә Гыйниятова алтынчы сыйныфларда алып барган “Габдулла Тукай иҗаты төрле телләрдә” дигән инглиз һәм татар теленең берләштерелгән дәресен, башлангыч сыйныфлар укытучылары Лилия Ганиева, Эльвира Ибраһимова, Гүзәл Гайнетдинова алып барган осталык классын бик яратып карадылар.

Киңәшмә ахырында кунакларга укытучылар, әти-әниләр, укучылар көче белән куелган бик матур концерт тәкъдим ителде. Ул Гөлүсә Гыйниятова сүзләре, Фидәрис Мортазин көенә язылган гимназия гимны белән тәмамланды.

Директорлар киңәшмәсенең икенче өлешен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Муллахмәтов дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев