Арчаның тугызынчы балалар бакчасында Муса Җәлилне искә алдылар
Чара барышында балалар башкаруында герой-шагыйрьнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады
Кыска гына гомер яшәп тә, үзләре артыннан гаҗәеп бай мирас калдырган шәхесләр була. Шундыйларның берсе, татар дөньясы күгендә генә түгел, дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкыган, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар халкының батыр улы, дөнья аренасына чыккан патриотик шагыйрь – Муса Җәлил. Бу исем – гасырлар буена буыннан-буынга, телдән-телгә сөйләнәчәк легендар исем.
Муса Җәлил... Бу исемне телгә алуга, күз алдына, ниндидер, гадәттән тыш кеше килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс яугир дә, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.
2026 елның 15 февралендә Муса Мостафа улы Җәлилнең тууына 120 ел. Шул уңайдан, балаларны аның тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары турындагы белемнәрен камилләштерү, герой шагыйрь белән горурлану хисләре тәрбияләү, үлмәс шигырьләрен, җырларын үсеп килүче буынга җиткерү максатыннан, бакчабызда “Гыйлем нуры” дип исемләнгән интеллектуаль викторина булып узды. Уен биш турдан торды, алар барышында балаларның игътибарлылыклары сыналды. Колакчын киеп, аудиоязмадагы өзекләрне тыңлап, нәниләр шагыйрь шигырьләрен танып белделәр, төрле дәрәҗәдәге биремнәрне үтәп үз көчләрен сынадылар.
Чара барышында балалар башкаруында герой-шагыйрьнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Ахырдан уенга нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр билгеләнде.
Нурфия Әхмәтшина, Гөлүсә Миннебаева,
Арчаның 9нчы балалар бакчасы татар теле тәрбиячеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев