erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның беренче балалар бакчасына кунакка әтиләр килгән

Алар төрле бәйгеләрдә үз көчләрен сынаганнар.

Зур шатлык күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Барыгыз да беләсездер

Әтиләр көне бездә!

23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне илебез тарихында бик тә истәлекле, кирәкле һәм туган җиргә карата мәхәббәт бәйрәме. Балаларда патриотик тәрбия, Ватанны саклау хисен иң беренче чиратта без – тәрбиячеләр уятырга һәм ныгытырга тиеш.Шул максаттан Арчаның беренче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль спорт чарасы уздырдык. Әлеге күркәм бәйрәмдә армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле әтиләребез, бабаларыбыз һәм киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк абыйлар да катнашты.

Бәйгедә әтиләребезгә "Сорау-җавап", "Пингвин", "Кем тизрәк снаряд тапшыра", "Әти – хуҗа"дип аталган кызыклы уеннар тәкъдим ителде. Килгән кунаклар бәйгедә бик теләп катнаштылар, үзара җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашып, чын әти исеменә лаек икәнлекләрен тагын бер кат расладылар. Чара балалар тарафыннан башкарылган шигырьләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Шулай итеп, бәйрәмебез бер сулышта үтеп тә китте. Бәйрәм азагында балалар әтиләренә чын йөрәктән, үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәмнән барыбыз да канәгать калдык. Әтиләре, бабалары, абыйлары үрнәгендә, патриотик рухта тәрбияләнгән балалар киләчәктә үзләрен яхшы яктан гына күрсәтеп, чын ир-егет булып үсеп җитәрләр дип өметләнәбез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Форсаттан файдаланып,сугыш ветераннарын, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, хезмәт иткән һәм хезмәт итүче, хәрби хезмәткә әзерләнүче барлык ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклибез. Күк йөзебез һәрвакыт аяз булсын,сугышлар булмасын!Барлык гаиләләргә тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, бәрәкәтле тормыш теләп калабыз.

Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре

Шамсутдинова Г.Р.

Баймуратова Р.Ш.

Низамиева И.А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев