erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча кешесенең зур суммада акчасын урлаганнар

Соңгы елларда дистанцион мошенниклык бик нык алга китте. Җинаятьчеләр кәрәзле телефон һәм интернет челтәре аша элемтәгә чыгып, кешеләрнең ышанычын яулыйлар һәм шуннан явызларча файдаланалар.

 

Бу яңалык түгел, әмма кат-кат газета битләрендә язып, радио аша сөйләп, кисәтеп, аңлатып торуга карамастан, алданып торалар.

2020 елның берничә ае эчендә генә дә шундый 10 җинаять теркәлгән, шуларның 5се кәрәзле телефон кулланып мошенниклык, 5се банк карталары счетыннан акча урлау. Мәсәлән, Арчада яшәүче интернет челтәре аша бер сайтка мөрәҗәгать итеп, самолетка билет сатып алырга уйлый. Тик сайтның ышанычлымы икәнен тикшереп тормый, 50 мең сум акчасын күчереп тә куя.

Коронавирус чорында да кешеләрнең өйдә утыруларыннан бик нык файдалана җинаятьчеләр. Үзизоляция чорында кешеләр интернет челәрендә “яши” ук башлады. Җинаятьчеләр үз чиратларында аннан да файдалану юлларын тапты. Бер көн эчендә генә дә Арча эчке эшләр бүлегенә 3 кеше мөрәҗәгать иткән. “Вконтакте”да туганнар яки дусларының нәкъ шундый ук икенче битен, күчермәсен тудыра һәм шуның аша элемтәгә чыга, бер банктан бонуслар һәм социаль ярдәм алу мөмкинлеге булуы турында белдерә. Әмма аның өчен картадагы акчаны тулысынча үзләренә күчерергә кушалар, соңыннан ярдәм акчасын да кушып, сезгә аны кире күчерәбез, диләр. Банктан шалтыратып сорасалар, үзем җибәрдем, дип әйтергә кушалар. Ышаналар бит, банк карталарының реквизитлары, хәтта парольләренә кадәр әйтеп бирәләр. Берсенә әле банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре берничә тапкыр шалтыратып, картасыннан зур суммада акча алулары турында әйтәләр. Әлеге банк картасы хуҗасы 210 мең сум акчасыннан колак кага.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Зыян күрүчедән: “Читтән торып урлау очраклары турында ишеткәнегез бар идеме? Банк карталары номерларын һәм парольләрен беркемгә дә әйтергә ярамаганлыгын беләсезме?” – дип сорадык. “Ишеткән дә бар. Беләбез дә. Банк хезмәткәрләре дә кисәтте. Тик безнең белән андый хәл булыр дип башыбызга да килмәде”, – дип җавап бирделәр, – диде эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция җитәкчесе Ринат Котдусов.

Бу мошенниклар тарафыннан урлау төренең бер очрагы гына. Моннан тыш “Авито”, “Авто РУ” һәм башка социаль челтәрләр һәм сайтларда товарлар сату-алу, интернет челтәрендә акча эшләү, кредит рәсмиләштерергә булышу, кыйммәтле бүләк оту мөмкинлеген тәкъдим итү һәм башка юллары да бар.

– Әти-әниләрне дә кисәтәсе килә. Күп кешенең банк картасы кәрәзле телефонга беркетелгән. Балалар төрле кушымталар аша интернет-уеннарда уйныйлар. Ә аларның кайберләре түләүле. Автомат рәвештә банк картасыннан акчаны “суырырга” мөмкин, – диде Ринат Котдусов. – Хөрмәтле райондашлар, тагын бер кат кисәтәбез: банк карталары номерларын һәм парольләрен берәүгә дә әйтмәгез, белмәгән сайтларда заказлар ясамагыз, банктан дип шалтыратсалар, башта аның дөреслегенә инаныгыз, социаль челтәрләр аша туганыгыз, дустыгыз элемтәгә чыгып акча сораса, башта аларга шалтыратып белешегез. Исән-сау булыгыз, алдаучылар ятьмәсенә эләкмәгез.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X