erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

"Арча хәбәрләре" һәм "Сахапечать" тәҗрибә уртаклашты

Татарстан Республикасында Якутия көннәре бара

Якутия көннәре 8 июньнән 10 июньгә кадәр дәвам итә. 

Әлеге вакыйга кысаларында "Сахапечать" генераль директоры Нюргуяна Стручкова һәм " Ulus.Media" баш мөхәррире Евдокия Ефимова безнең редакциядә кунак булдылар. "Арск-информ" редакциясенең баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин коллегаларга экскурсия уздырды, эшчәнлек белән таныштырды. 

"Сахапечать" оешмасының генераль директоры эшчәнлекнең охшаш булуын, тик шулай да безнең редакциядән яңа идеяләр белән кайтып китүен әйтте. "Минем нәкъ менә җир кешесенең эшен күрәсем килде. Шәһәрдә 9нчы катта эшләүчеләр белән түгел, районда коллегалар белән тәҗрибә уртаклашырга теләдем"- дип ассызыклап китте Нюргуяна ханым.

Исрафил Насыйбуллин сүзләренчә, хәзерге мәгьлүматка бай тормышта социаль челтәрләрдә аралашып торсак та, турыдан-туры аралашуны берни алыштыра алмый. Мондый очрашуларның кабат буласына ышанып, ерак араларны якын итеп килүче коллегаларга уңышлар теләдек.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре