erid:2VtzquqpS7d
Арча мөхтәсибәте бүген хоккей уйната
Арча яңалыклары

Арча мөхтәсибәте бүген хоккей уйната

Бүген боз сараенда Арча мөхтәсибәте призына "Тукай якташлары" хоккей турниры уза.

Анда сигез команда : Апаз, Субаш Аты, Яңа Кенәр, Хәсәншәех, Яңа Кырлай, Яңа Иябаш, Иске Ашыт һәм Шушмабаш командалары катнаша. 

Турнир изге Коръән аятләре белән башланып китте. Арча мөхтәсибе Әмир хәзрәт, Татарстан мөфтие киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, районнң яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов уенчыларны сәламләп уңышлар теләде. 

Уеннар кичкә кадәр дәвам итәчәк. Боз сараена рәхим итегез!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев