erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча полиция хезмәткәрләре законсыз акча алуда шикләнелә

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының  эчке куркынычсызлык хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең өч хезмәткәрен тоткарлаган.

 

Әлеге хезмәткәрләр законсыз рәвештә акча алуда шикләнелә. Акча арадашчыларга йөртүче таныклыгы алу өчен имтиханнар тапшырганда булышу өчен бирелгәнлеге ачыкланган. Полиция хезмәткәрләренең хокукка каршы гамәлләрдә катнашы булу-булмавы ачыклана.

Әлеге факт буенча хезмәт тикшерүе уздырыла. Әгәр эчке эшләр бүлеге органнары хезмәткәрләренең намусына һәм дәрәҗәсенә тап төшерә торган гаеп барлыгы ачыкланса, әлеге хезмәткәрләр эштән азат ителәчәк, шулай ук законда каралганча җәза алачаклар. Моннан тыш, аларның турыдан-туры җитәкчеләре катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безгә бу турыда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X