Арча районы данын 18 егет яклады
25 -27 нче февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ошма авылы спорткомплексында 2005-2006, 2007-2008 нче елгы егетләр арасында “Сабантуй” журналы призына көрәш ярышлары булып узды.
Арча районы данын 18 егет яклады. 2005-2006 нчы егетләр арасында Файзрахманов Райнур (Ашытбаш мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.) 5 нче урында калды. Абдеев Салават (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе, тренерлары Фазылзянов И.М. һәм Хидиятуллин Ф.Ф.) һәм Аскаров Илназ (Лесхоз мәктәбе, тренеры Аскаров И.И.) 3 нче урынны яуладылар. Хайретдинов Ранил (Яңа Кырлай мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.) 2 нче урында. Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбеннән Муратов Динияр (тренерлары Фазылзянов И.М. һәм Хидиятуллин Ф.Ф.) үз үлчәү категориясендә чемпион калды. Арча районы командасы 35 команда арасында 5 нче урында.
2007-2008 нче елгы егетләр арасында Губаев Алмаз (Кәче мәктәбе, тренеры Галиев Р.Ф.) 3 нче урынны яулады. Каримов Таһир (Шушмабаш мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.), Валиахметов Дияз (Кәче мәктәбе, тренеры Галиев Р.Ф.), Халиуллин Ислам (Шушмабаш мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.) - чемпионнар! Бу яшь категориясендә Арча районы командасы беренче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев