Арча районында аучылык хезмәткәрен кыйныйлар
Булмас димә!
Полиция хезмәткәрләре аучылык хезмәткәренә һөҗүм итүчеләрне тоткарлый. Хәл болай була.
Арча районында кичен соң гына аучы хезмәткәренең өенә билгесез кешеләр бәреп кереп кыйныйлар һәм мылтыкларын алып чыгып китәләр. Бу турыда Табигый ресурслар буенча Татарстан дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
9 августта Арча районының аучы хезмәткәре территорияне караган вакытта шикле машинаны күреп ала. Анда ике аучы мылтыгы була һәм бу турыда ул полициягә хәбәр итә. Бераздан тегеләр мылтыкларын алырга аучы хезмәткәре өенә киләләр.
Полиция хезмәткәрләре аучы хезмәткәренә һөҗүм итүчеләрне тоткарлый һәм аларның мылтыкларын алалар. Хәзер аларга җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев