erid:2VtzquqpS7d
Арча районында кичә кич дүрт юл һәлакәте булган
Арча яңалыклары

Арча районында кичә кич дүрт юл һәлакәте булган

Кышкы тәгәрмәчләр кирәк.

Кичә кичке якта һава торышы кискен үзгәрде. Башта яңгыр, аннан карлы яңгыр яуды, суытты. Юллардв бозлавык хасил булды.
Кичә кич кенә Арча районында дүрт юл һәлакәте теркәлгән. Арча-Яңа Кенәр юлында ике, Арча-Теләче юлында бер машина юл кырына төшеп киткән. Иске Чүрилене чыгып Арчага барганда җәяүлене бәрдергәннәр.
- Сак булсыннар. Чапмасыннар. Юлда бернәрсә күренми, игътибарны югалтмасыннар. Җәйге тәгәрмәчләрне кышкыга алыштырсыннар. Җәяүлеләр дә кичке якта юл кырыеннан барганда яктылык кайтаручы элементны тагарга онытмасыннар иде, - диде ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Юл да шоферлар 100-150 км тизлек белән чабалар Аннары погоданыда дөрес әйтмиләр Шоферлар юлда чапмагыз Өстән карап торалар