erid:2VtzquqpS7d
Арча районында комбайннарны тикшерәләр
Арча яңалыклары

Арча районында комбайннарны тикшерәләр

Ачыкланган җитешсезлекләр кыска вакыт эчендә бетерелергә тиеш.

Комбайннарны имин эксплуатацияләүне тәэмин итү, урып-җыю чорында аларның эшен тикшереп тору максатында Арча районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге белгечләре даими рәвештә кырларга чыга. Бу хакта Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе – Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итә.

"Үзйөрешле техниканың техник төзеклегенә, янгынга каршы инвентарьның булу яки булмавына һәм төзеклегенә, двигательләрнең торышына һәм чисталыгына аерым игътибар бирелә. Шулай ук комбайнчылар һәм җаваплы затлар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде», – диде ул.

Ачыкланган җитешсезлекләр кыска вакыт эчендә бетерелергә тиеш.

 


Нет комментариев