erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Арча районының авыл хуҗалыгында эшләүче яшьләре республика бәйгесе җиңүчеләре булды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2019 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Җиңүчеләр (алар – 100) 100әр мең сум күләмендә премия алдылар.

 

Безнең районнан җиңүчеләр дүртәү – “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте агрономы Рәмис Хафизов, “Игенче” ширкәтеннән – Гөлинә Гәрәева, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек киңәшчесе Роберт Хәйретдинов, “Курса МТСы” ширкәте баш икътисадчысы Алия Габделфәртова.


Нет комментариев