erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча стадионында Май чабу бәйрәме узды

Бәйрәм Карачкы яндыру белән тәмамланды.

5 мартта Арча стадионында Май чабу бәйрәме гөрләде.

Һәркем җырлап-биеп, күңел ачты, ботка һәм кайнар коймаклар белән сыйланды. Фотога төшәргә теләүчеләр өчен фотозона, балалар өчен осталык класслары оештырылган иде.

"Аллегро", "Мирас" бию төркемнәре дәртле биюләрен бүләк иттеләр.

"Русская песня" рус халык ансамбле килгән кунакларны җырлары белән сөендереп торды.

Бәйрәм ахырында кышны озатып, язны каршы алып карачкы яндырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев