erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада бер кешене машина таптап китте

Әгәр шул исерек шофер сезнең якыннарыгызны бәрдереп китсә?

Юл һәлакәтләрендә кешеләр үлеменең бер сәбәбе – исерек килеш руль артына утырып транспорт чарасы белән идарә итү.

ЮХИДИ бүлекчәсе, полиция хезмәткәрләре бу юнәлештә эш алып бара. “Тоннель” операцияләре дә күп очракта шушы теманы үз эченә ала. Штрафлары да зур. Кызганыч, алкогольле эчемлек кулланып юлга чыгучылар саны кимеми. Соңгы вакытта булган аварияне генә искә төшерик. Исерек шофер ике машинаны бәрдерде. Бер гаепсез яшь егетнең сәламәтлегенә зыян килде. Аңа кадәр булган аварияләрне дә хәтерлисездер. Барысы да шул  эчкә яшел елан керү нәтиҗәсендә.

Димәк, полиция хезмәткәрләре күзәтеп, контрольдә тотып кына руль артына исерек хәлдә утыру очракларын киметеп тә, бу проблема белән көрәш тә алып барып булмый. Монда район хакимияте, җәмәгатьчелек, актив гражданнарның да ярдәме сорала. Уртак көч белән тотынганда, бәлки, уңай нәтиҗәгә ирешеп булыр? Аерым гражданнар ничек ярдәм итә, диярсез. Мәсәлән, исерек кешенең руль артына утыруын күрә икән, моңа юл куймаска тырыша яки тиешле урынга хәбәр бирә.  Юк, әләкләү түгел бу. Шундый адымы белән ул бер гаепсез кешеләрне үлемнән коткарып калырга мөмкин. Әгәр шул исерек шофер сезнең якыннарыгызны бәрдереп китсә?

Тик күбебез күреп тә, күрмәмешкә салышуны кулайрак күрәбез шул. Күптән түгел Казанда халыкның реакциясен ачыклау максатыннан  “Син аны туктата аласың” дигән социаль эксперимент үткәргәннәр. Яшерен камера төшереп барган. Махсус чакырылган артист “аягында басып тора алмаслык исерек хәлдә” кеше күп булган урында руль артына утырмакчы булган. Ике сәгать эчендә 8 кеше генә шунда гына торган ЮХИДИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән, өч кеше генә артистны туктатырга маташкан. Ә шул тирәдә булган 289 кеше бернинди чара күрмәгән. Андый очракка тап булганда полиция бүлегенә 112, 102, 3-12-02 номерларына шалтыратып хәбәр итү сорала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тагын бер проблема – караңгы вакытта шәһәрдән читтә юл кырыеннан барганда яктылык кайтаручы элементның булмавы. Бу да яңалык түгел. Хәтерләсәгез, Арчада бер кешене машина таптап китте. Әгәр яктылык кайтаручы элемент булса, шофер аны күргән һәм ул исән дә калган булыр иде.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә төрле чаралар – мәктәпләрдә әңгәмәләр, урамнарда акцияләр, рейдлар үткәрелеп тора. Уку дәверендә бу мәсьәләне укытучылар контрольдә тотарга тырыша. Ә каникулларда? Хәзер җәйге каникуллар бара. Балалар иректә. Әлбәттә, җаваплылык тулысынча ата-аналар өстендә. Өс яисә аяк киемендә, сумкасында, баш киемендә яктылык кайтаручы элемент булу мөһим. Кешенең үз куркынычсызлыгы өчен. Кулда кечкенә генә фонарь булса да уңай. Юл аркылы чыкканда машина йөртүчеләр яктылыкка игътибар итми калмаячак.

Зинһар, юлларда сак һәм игътибарлы булыйк. Куркынычсызлыгыбыз үзебезнең кулда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X