erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада берәү үз машинасын бәрдермәгәннәренә үкенә

Узган атнада Арча тау башындагы сәер авария турында язган идек. Шуның нечкәлекләре ачыкланды.

18 апрельдә кич белән  "Форд" машинасын йөртүче "Западный" кибете ягыннан зур тизлектә килеп тау башындагы "Пятерочка" кибете янындагы борылышка "сыймый" һәм кибет кырыена туктаган машиналарны бәрдерә Барысы өч машинага зыян сала ул. Рәсми булмаган чыганаклардан алынган мәгълүматлар буенча, "Форд" хуҗасы салмыш булган. Хәзер аңа бәрдергән машина ияләренә килгән зыянны капларга туры киләчәк,чөнки исереп ясаган авария өчен страховка чыкмый. Моңа үзенекен дә ремонтлау чыгымын өстәсәң шактый түгәрәк сан җыеладыр. Хәмерне Аллаһы Тәгалә тикмәгә генә тыймаган шул инде. Ялтырап торган иномаркада җилдерәсе урынга үзенә дә,гаиләсенә дә күпме борчу- мәшәкать ясаган бу адәм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәчегә үлем,тычканга көлке ,дигәндәй, авариянең бер шаһиты болай ди икән имеш : "Эх, минем шунда торган иске машинамны да эләктерсә шәп буласы иде.Бераз булса да ремонтка акча алыр идем." Хет ела, хет көл, валлаһи!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X