Арча педагогия көллиятендә шахмат ярышлары бара.
Яңа ел каникуллары вакытында Арча педагогика көллиятендә авиакатастрофада һәлак булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары бара. Олысы, кечесе - барысы 64 кеше катнаша. Шахмат уйнарга килүчеләр иң элек Әлифба музеенда булалар.
Районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов идеясе белән башланган иде ул эш. Быел сигезенче елын оештырыла инде. Анда бөтен республикадан шахмат сөючеләр катнаша. Кунак буларак Гөлнараның әти-әнисе дә чакырыла. Быел да әтисе Айдар Рәшитов кайткан. Нәтиҗәләрне соңыннан хәбәр итәрбез.
Нет комментариев