Арча Мәдәният йортында хезмәт һәм шахмат уены ветераны,берничә тапкыр район чемпионы Мидехәт Гайнетдинов истәлегенә шахмат турниры узды.
Турнирда районыбызның иң көчле шахмат осталары катнашты. Аны Мидехәт аганың туганнары - Фәттаховлар гаиләсе районның шахмат федерациясе белән бергәләп оештырды.
Бәйгедә беренчелекне Алексей Шибаев яулады. Көмеш медальгә Ленар Вахитов лаек булды, ә өченче урында Ильдус ага Сәгъдиев.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев