erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада сыйныф җитәкчеләре ярышты

25 февральдә Арчаның 2нче мәктәбендә "Сыйныф коллективы тәрбияләү" республика бәйгесенең район этабы узды.

Барысы 6 укытучы “Сыйныф коллективы тәрбияләү” номинациясендә һөнәри осталыкларын күрсәтте. Әлеге номинациядә җиңүче булып Арчаның 6нчы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйсән Кәбирова танылды. “Мин 6Б сыйныфын җитәклим, – ди Ләйсән Ильяс кызы. – Сыйныфымда 24 бала. Балалар барысы да дус, тату, актив. Араларында спортчылар да, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүчеләр дә бар. Бәйгедә мәктәбебез данын яклап чыгыш ясадым һәм Гран-прига ия булдым. Монда миңа һәрдаим ярдәм итеп торган мәктәп колективының, сыйныфымда укучы балаларның әти-әниләренең өлеше зур. Аларның ышанычы миңа көч өстәде, бәйгедә җиңеп чыгарга ярдәм итте. Хәзер зона этабында районыбыз данын якларга әзерләнәм”.

Ләйсән Кәбирова кечкенәдә укытучы булырга хыялланып үсә. Үзенең укытучы булып китүендә әнисенең өлеше зур булды, дип саный ул. Әнисе Наилә Фәттахова күп еллар Арчаның 3нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта. Берничә буын баланы белем иленә алып кергән укытучы кызларында да әлеге һөнәргә мәхәббәт тәрбияли ала.  “Безнең әни гел тау-тау дәфтәрләр, төсле карандашлар, ручкалар, төрле плакатлар арасында булды. Мин гел башкаларның әниемә хөрмәт белән каравын тоеп яшәдем. Шуңа да башка һөнәр алу турында уйлаганым да булмады. Укытучы һөнәре – ул минем яшәү рәвешем. Гаиләм, әти-әнием, хезмәттәшләрем, яраткан укучыларым булу белән мин бәхетле”, – ди Ләйсән Кәбирова. Ләйсән генә түгел, апасы Ләйлә белән сеңлесе Лилия дә әниләре юлыннан китә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйгедә 1нче мәктәптән Гөлнара Хәбибуллина беренче, 2нче мәктәптән Альбина Закирова, 7нче мәктәптән Алсу Абзалова икенче, Курса-Почмак мәктәбеннән Динә Шәйдулина, Курса Разъезды мәктәбеннән Роза Хәйретдинова өченче урыннарны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X