erid:2VtzquqpS7d
Арчада тагын бер балалар бакчасы төзелә
Арча яңалыклары

Арчада тагын бер балалар бакчасы төзелә

Арчаның иске кирпеч заводы тирәсендәге кулне узып, тагын бер балалар бакчасы төзелә.

Илкүләм проектлар кысаларында эшләнә ул. "Строй--Сервис" ширкәте төзүчеләре эшли аны. Эшне декабрьдә башлаганнар. Мастер Ленар Кәримов: "Егетләр эчке якта стенаны күтәрә. 30лап кеше эшли. Бакчаны 1 августка өлгертергә тиеш", -- дип сөйли. 

Бакча 140 балага исәпләнгән. Ике катлы булачак.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев