erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада узган шашка ярышы җиңүчеләре

6 нчы гыйнварында Арча муниципаль районының «Укучылар сарае»  базасында Арча муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шашка буенча «Иң яхшы шашкачы - 2020» исеменә шәхси һәм команда беренчелегенә  район ярышы уздырылды.

 

Ярышларга әзерлек һәм үткәрү белән гомуми җитәкчелек «Укучылар сарае» тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Ярышларның баш хөкемдары Кәче мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Зәйнуллин Х.Х. булды.

Ярышлар түбәндәге яшь төркемнәрендә малайлар һәм кызлар арасында аерым әйләнмә системасы буенча үткәрелде:

1 Төркем. 7-9 яшьлек малайлар һәм кызлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2 нче төркем. 10-12 яшьлек малайлар һәм кызлар.

3 төркем.  13-15 яшьлек егетләр һәм кызлар. 

4 төркем. 16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар.

Җыелган очколар саны буенча малайлар һәм кызлар арасында һәр яшь төркемендә 3 призлы урын билгеләнде. Малайлар һәм кызлар арасында 1,2,3 урын алган катнашучылар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде . Призлы урыннарны алган командалар грамоталар белән бүләкләнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X