erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада йорт салу өчен арзан ипотекадан файдаланырга була

«Татарстан онлайн» тапшыруында авыл ипотекасының уңай яклары турында фикер алыштылар.

Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Авыл җирендә йорт салу өчен 2,7 процентлы ипотека бирелүе хакында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов әйтте.

«Авыл җире өчен бу ипотека. Авыл ипотекасы дип атала да. Бу программа авыл хуҗалыгы министрлыгы аша тормышка ашырыла. Әлеге ипотека 3 процентка кадәр, каядыр 2,7 процентны тәшкил итә. Халкы 30 меңнән ким булган торак пунктларда, авыл җирлегендә йорт салу өчен каралган. Моны һичшиксез кулланырга кирәк», — ди Фәрит Хәнифов.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры сүзләренә караганда, безнең республикада бу билгеләргә туры килүче торак пунктлар күп.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Агломерация сүзен еш ишетергә туры килә бүген. Шәһәр яннарында шәхси торак төзелеше киң колач алган. Кызганыч, бер минусы бар. Шәхси йорт төзелеше инженерлык коммуникацияләре төзелү белән синхронлаштырылмаган. Без бу сорау өстендә эшлибез. Шәхси торакны төзү программасы барлыкка килер дип уйлыйбыз. 10 елга алга карап. Шушы өлкәдә тоткарлыклар тудырган сорауларны ачыклап, хәл итәргә уйлыйбыз. Шәхси йорт төзү кешеләр өчен бик отышлы.

Ел саен кимендә 36 процент шәхси йорт төзүне күздә тотсак, 2008-2009, 2014 елларда бу сан 56 процентны тәшкил итте. Кризис башлануга шәхси йортлар төзелү арта», — дип белдерде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X