Арчалар Кайбычтан бүләкләр белән кайттылар
Молодцы!
Кайбычта Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәләре командалары ярышты. Ярыштв Арча районы янгынчылары да (җитәкчеләре Искәндәр Юзаев) катнашты. Алар: янгын машинасы йөртүчесе Шафиков Илнур, каравыл начальнигы Мәгьсумов Роберт һәм янгын сүндерүчеләр Сабиров Рафаэль, Минҗанов Рифат, Сөләйманов Ришат. Бу турыда безгә җитәкче Искәндәр Юзаев үзе хәбәр итте. Бу зур чараны РТ буенча Россия МЧСының Баш идарәсе оештырды. Башта ярышлар зоналарда булды. Зоналарда җиңгән командалар республика ярышына килделәр. Ярышларны ачу тантанасында Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РТ буенча Россия МЧСының Баш идарәсенең начальник урынбасары Константин Чанышев һ.б. катнашты.
Беренче урынны Кайбыч командасы алды. 2нче һәм 3нче урыннарны Аксубай һәм Арча командалары алды. Котлыйбыз! Молодцы! Җиңүчеләр Дипломнар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев