Арчаның 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр милли почмакта кунакта
Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына.
Шуны истә тотып, 1 нче балалар бакчасында "Милли почмак" дип аталган бәйгегә әзерлек эшләре булып үтте.
Милли йола, гореф-гадәтләрне яңадан торгызып, яңартып, балалар белән ай дәвамында бик күңелле мизгелләр кичердек.
Мондый чаралардан соң балаларыбыз күңелендә татар милләтенә хөрмәт һәм ихтирам хисләре тагын да артыр дип ышанып калабыз/
Гөлназ Камалиева, Арчаның 1 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев