Арчаның 1нче мәктәбендәге 940нчы сайлау участогында
Сайлаулар башланды. Бүген көндезге сәгать 12 тулганда Арчаның беренче мәктәбенә тавыш бирергә бардым.
Ишекне ачып керүгә температураны үлчәделәр. Битлек белән кердем. Барысы да җиренә җиткереп оештырылган. Иминлек кагыйдәләре үтәлә. Бер тапкыр кулланышлы ручка бирделәр.
Теркәлү процедурасы да тиз бара.
Сайлаучылар килеп-китеп тора. Кем белән сөйләшсәң дә:
- Тормышыбыз тагын да яхшырсын. Шуның өчен тавыш бирдем, - диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев