erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның 6нчы мәктәбендә соңгы кыңгырау

Онытылмас мизгелләр.

Бүген республикабыз мәктәпләрендә шаулап-гөрләп "Соңгы кыңгырау" 
 бәйрәме узды. Кеше гомерендә кабатланмый торган мизгелләре белән истә кала торган вакыт  ул – мәктәптә уку чоры. Арчадагы Казан арты милли мәгариф белем үзәге "Арча 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе – шәһәребезнең Көнбатыш микрорайонында урнашкан гүзәл уку йорты. 827 укучысы, 31 сыйныф комплекты, 53 укытучысы булган белем йортында бүген  искиткеч матур бәйрәм узды.
Бәйрәмебезгә мәртәбәле кунаклар: мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге белгече Сидорова Татьяна Александр кызы, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров килде. Килгән кунакларыбыз, укытучылар коллективы, укучылар һәм ата-аналарны бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.
 Бу тантаналы чарада чыгарылыш укучылары да җавапсыз калмадылар, җырлар һәм шигырьләр аша туган мәктәпләренә, кадерле укытучыларына рәхмәтләрен ирештерделәр. 
Чыгарылыш сыйныф укучыларының соңгы кыңгырау бәйрәме, классташлары һәм мәктәп еллары күңелләрендә гомергә сакланачак. Имтиханнарын уңышлы тәмамлап, мәктәп елларында туплаган тәҗрибә һәм белемнәрен тормышта үз урыннарын табарга һәм уңышка ирешергә, туган илебезнең матур киләчәге өчен үз өлешләрен кертүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре