erid:2VtzquqpS7d
Арчаның 6нчы мәктәбе әти-әниләр комитеты Кумарадан җиңү белән кайтты
Арча яңалыклары

Арчаның 6нчы мәктәбе әти-әниләр комитеты Кумарадан җиңү белән кайтты

1 апрельдә Кукмарада “Бердәм сыйныф серләре” республика бәйгесенең зона этабы узды.

1 апрельдә Кукмарада “Бердәм сыйныф серләре” дигән әти-әниләр комитетлары арасында узучы республика бәйгесенең зона этабы узды. Анда бәйгенең район этабында җиңү яулаган Арчаның 6нчы мәктәбе әти-әниләр комитеты да катнашты.

Бәйге нәтиҗәләре буенча алар икенчеурынны яулады. Алда якташларыбызны Казанда узачак финал ярышлары көтә. Уңышлар телибез аларга!

"Бердәм сыйныф серләре" бәйгесенең район этабы арчаның 6нчы мәктәбенең 5В сыйныфы җиңү яулаган иде

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев