erid:2VtzquqpS7d
Арчаның алтынчы мәктәбе командасы икенче урында
Арча яңалыклары

Арчаның алтынчы мәктәбе командасы икенче урында

Котлыйбыз!

 Казанда регби буенча Республика Яңа ел турниры узды.  Уенчыларның сүзләренә караганда, әлеге спорт төре командада үзара хезмәттәшлекне,  бер-береңә хөрмәт һәм үз вакытында ярдәм күрсәтүне үстерә. Регби уенында төп күрсәткечләр-тизлек һәм координацияләү.
Һәр уен нәтиҗәләре буенча командаларга очколар бирелде:
Чаллы-Арча 20: 45
Түбән Кама - Арча 15: 40
137 Казан - Арча мәктәбе 15: 40
Арча - Чистай 45: 25 
Арча - Ак Бүре Казан Финалы 5: 20
Арчаның 6нчы мәктәбе командасы икенче урынны яулады! 
Афәрин! 
Сезнең белән горурланабыз!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев