erid:2VtzquqpS7d
Арчаның Җиңү паркында тантана
Арча яңалыклары

Арчаның Җиңү паркында тантана

Һава десантчылары җыелды.


2 августта Арча шәһәрендәге Җиңү паркында Россия Һава десанты гаскәрләренең оешуына 90 ел тулуга багышланган тантана булды.
Район башлыгы Илшат Нуриев әлеге гаскәрләрдә хезмәт иткән һәм итүче райондашларыбызны бәйрәм белән котлады,сәламәтлек, уңышлар теләде.
Районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов бәйрәм тәбрикләве җиткерделәр.
Соңыннан “Форпост” үзәгендә шөгыльләнүчеләр,район үзешчәннәре чыгыш ясады.
Бәйрәм белән!

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев