erid:2VtzquqpS7d
Арчаның волейболчы кызлары ярыштан 2 нче урын алып кайтты
Арча яңалыклары

Арчаның волейболчы кызлары ярыштан 2 нче урын алып кайтты

27 октябрьдә Арчаның 2007-2008 елгы кызлар җыелма командасы Кукмара районында ачык волейбол ярышында катнашты.

Кукмара, Буа, Теләче, Менделеев, Удмуртия һәм Кировтан килгән командалар арасында Арча районы кызлары 2 нче урынга лаек булды. Команда составында Яңа Кенәр, Иске Чүриле, Кәче, Казанбаш мәктәбе укучылары. Команда тренерлары Рифат Сафин һәм Тәлгать Әхмәтов.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Молодцый!!!