Арчаның "Ястребы" командасы Сочига китте
"Арча-Арена" боз сараеның "Ястребы" командасы "Алтын алка" Бөтенроссия финалында катнашу өчен кичә Сочига очты. Алар анда иртәгә Севастопольнең "Медведи" командасы белән беренче уен үткәрәчәк.
Безнекеләр, моннан тыш, Чабаксарның "Сокол" һәм Орлов өлкәсенең "Орел" командасы белән бер төркемдә уйный. Турнирда барысы 64 команда катнаша, алар дүртәр командадан торган 16 төркемгә бүленгән. Һәр төркемнең җиңүчесе киләсе этапка уза һәм чемпион исеме өчен көрәшне дәвам итә.
Якташларыбызга уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев