erid:2VtzquqpS7d
Әрлән дә исән, күңел дә тыныч
Арча яңалыклары

Әрлән дә исән, күңел дә тыныч

Иртән күрше шалтырата,чыгып кер әле, ди.

Иртән күрше шалтырата,чыгып кер әле, ди. Чыктым, күрештек: “Теге җәнлек тагын эләккән”, – ди. Теге җәнлек дигәне – әрлән. Узган ел алар күршеләргә ияләшеп алганнар иде.

Күрше су багының капкачын ачып күрсәтә – ул җәнлекнең матурлыгы! Нишләтергә моны? Киңәшкәч, уртак фикергә килдек – ураза аенда рәнҗетергәярамый, шулай ук калдырырга да ярамый. Чөнки бар җирне казып бәрәңге, яшелчәгә зыян салып үзәккә үтәчәкләр. Иң дөресе – ераккарак илтеп табигать кочагына җибәрү. Озын кышны исән чыккан, матур язга куанып яши бирсен.

Бераздан күрше шалтыратты, юл уңаенда агачлыкка җибәргән, буаз ахрысы, әкрен генә кереп китте, ди.


Нет комментариев