erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Аруландырылган су

файдасын күрегез.

Аруландырылган су

“Сәламәт буласыгыз килсә, Хач ману төнендә яки көнендә аруландырылган елгада су коеныгыз, чишмәләреннән су эчегез, мин файдасын күрәм“, – диде безгә бер керәшен хатыны.

Мин үзем дә файдасын күрдем. Бер елны 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә Вахитов урамындагы чишмә суын аруландырган мизгелләрне язарга баргач, шешә белән чишмә суын өйгә алып кайттым. Шул тирәдә яшәүчеләр дә (татарлар да) савытлар белән аруландырылган чишмә суын алырга чират тордылар. Тамагым авыртып тора иде. Тиз генә бетми, берәр атна авыртам. Шуннан нәрсә булса, шул булыр дип, өйгә кайткач, чишмәдән алган сап-салкын суны эчтем. Хикмәт, иртән торганда тамагым авыртмый иде инде.  

Христианнар Хач ману бәйрәмен  18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә һәм 19ы көн дәвамында бәйрәм итәләр. Православие динендәгеләрнең өч мәртәбә суга чумуы – аның тәне һәм җанының гөнаһлар өчен үлүен, ә судан чыгуы – Гайсә Коткаручы терелгән кебек, яңадан терелүен аңлата.

Безнең районда Арча чиркәвендә һәм Төбәк-Чокырча чиркәвендә, Арчаның Вахитов урамындагы чишмәдә, Михайловка һәм Венета чишмәләрендә Арча чиркәвеннән Лин атакай Кондаков гыйбадәт кылды, суны аруландырды.

Әлбәттә, салкын суда коену һәм өстеңә салкын чишмә суын сибү бөтен кешегә дә ярамый. Моның өчен алдан табиб белән киңәшергә, рөхсәт булса,  тәнеңне чыныктырырга кирәк.

Суның аруланган көче бүген дә дәвам итә, савытларга суны җыеп та куйсаң була, диләр. Файдасын күрүчеләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре