erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ашытбаш мәктәбендә профсоюзларның шахмат, шашка ярышы булды

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов ) шахмат, шашка ярышлары үткәрде.

Ярыш башлангыч профсоюз оешмалары арасында булды. Башта зона ярышларында осталыкларын сынадылар. Иң осталар бүген Ашытбаш мәктәбендә уйнадылар. Фотолар шул хакта сөйли. Шашкага иң осталар Кәче мәктәбе укытучылары Хәйдәр Зәйнуллин белән Гөлнара Мәгьсумова булып чыктылар. Ә шахматта Яңа Чүриле мәктәбеннән Гәүһәр Сәйфуллина һәм Яңа Кенәр мәктәбеннән Таһир Сәмигуллин 1нче урынны алдылар.

-- Шахматны уйнаган бала алдан уйлап эш итүчән булып үсә. Ул начар агымнарга кереп китмәячәк, -- ди Гәүһәр ханым.

Җиңүчеләргә һәм 2нче, 3нче урыннарны алучыларга бүләкләр таршырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре